Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Роза Фәттахова: «Барын да Аллаһы Тәгаләгә тапшырып юлга кузгалам»

20 август көнне районыбыздан чираттагы гуманитар ярдәм китте

  Махсус хәрби  операциядә катнашып, туган илебезне яклаган ир-егетләребезгә волонтерлар даими рәвештә гуманитар ярдәм илтә. Райондашлар бу эшне кемдер кушуы буенча түгел, йөрәк кушуы буенча бердәм команда булып башкара.

Илебез иминлеге сагына баскан солдатларыбызга гуманитар ярдәм җыюда районыбыз эшмәкәрләре, фермерлар, төрле хезмәт коллективлары, оешма-предприятиеләр, авыл халкы бердәм булып күтәрелде. Бердәм булуыбыз безне һәрвакыт көчле итә. Изге күңелле райондашлар ярдәме белән тупланган чираттагы  гуманитар йөкне 20 август көнне Урта Сабада яшәүче Роза Фәттахова үзенең шәхси  “Ларгус” машинасы белән алып китте. Роза Габделбәр кызы  баштарак фронт өчен кирәк-яракларны үз гаиләсе һәм якыннарыннан  туплап алып бара,  соңгы вакытта ул штабта әзерләнгән әйберләрне дә төяп илтә. Батыр ханым  22 ел район үзәк хастаханәсендә хезмәт куя,  такси хезмәтен  дә башкара. Аның бертуган энесе Ринат һәм әтисенең энесе Фәнил Каюмовлар  бүгенге көндә  хәрби операциядә катнаша. Икесе бер юнәлештә  хезмәт итәләр.

“Беренче тапкыр  узган елның ноябрь аенда  әниемнең хәер-фатихасы белән  алар янына ялгызым  барып кайттым. Аннары  ияләнеп китеп, ешрак йөри башладым.  Штабтагы кызлар белеп алып, гуманитар ярдәм төяп җибәрә башладылар. Бүген 12нче тапкыр барам. Кечкенәдән картингта йөрдем, ерак юлны яратам.  Һәрвакыт үзем генә китәм, 19 сәгатьтә барып җитәм.  Миндә курку хисе  юк,  барын да Аллаһы Тәгаләгә тапшырып юлга кузгалам. Юлга озатучылар барысы да хәер-дога кылып калалар. Солдатларның рәхмәт сүзләрен ишетү үзе олы бәхет. Алар бөтен волонтерларга,  хезмәте кергән һәр кешегә рәхмәтле”, – ди Роза.

 Изге ният белән  йөрүченең юлы уңасына  шик юк. Гуманитар ярдәмнең  егет­ләр өчен никадәр кадерле һәм мөһим икәнлеген үз күзләре белән күргән Роза берсен илтеп кайтуга икенчесенә җыена башлый. Фронтны кирәк-яраклар белән тәэмин итү, беренчедән, солдатларга зур ярдәм булса,  шул ук  вакытта  зур савап та. Игелекнең чиге юк: шуңа да кем  ничек ярдәм итә ала, кулыңнан килгәнчә өлешеңне кертү яхшы.

Шунысы куанычлы, районда фронтка үз  машиналары белән  гу­манитар ярдәм илтүчеләр арткан­нан арта.

  “Август аенда гына  10 тапкыр ярдәм  озатылды.  Бүген иртән  гуманитар ярдәм китәчәген хәбәр итеп  һәм кыяр, помидор, йомырка  җибәрергә теләүчеләр булса, дип,  группага белдерү  язылган иде. Изге күңелле кешеләр капчыклап кыяр, помидор, тартмалап йомырка китерделәр.  Шулай ук  волонтер тегүчеләребезнең  берничә комплект урын-җир әйберләре,  кипкән әзер ашлар, тушенкалар, баллы тәм-томнар да тупланды. Әлбәттә, солдатларны балаларның самими  теләкләре кушып ясалган рәсемнәр дә сөендерәчәк. Корбан аенда тапшырылган күп күләмдә сарык һәм сыер итләре барысы да  Радик Халиковның кошчылык фермасы туңдыргычларында сак­ланды. Алай гына да түгел,  Радик Ясәви улы 400 килограмм тавык ите белән дә  тәэмин итте. Районыбыз эшмәкәрләренең һәр­вакыт теләктәшлеген тоеп, бердәмлектә эшлибез. Нинди сорау белән мө­рә­җәгать итcәң дә, һәрвакыт яр­дәм кулы сузарга омтылалар. Инде район халкы тапшырган корбанлыклардан тушенкалар һәм маринадланган итләр әзерләнеп бетте. Әгәр дә тагын   корбан  итләре  белән ярдәм итүчеләр булса, ит ризыкларын әзерләүне дәвам итәчәкбез. Чөнки алар солдатларга куллану өчен бик уңайлы. Бердәмлегебезне саклап, егетләр үзләре артында көчле тыл барлыгын тоеп, көч алырга тиеш”, – ди "Хәят" коммерцияле булмаган оешмасы  җитәкчесе Гөл­нара Фәтхрахманова.

Гөлнара Шәф­кать кызы  әйтүенчә,  солдатлар  волонтерлар әзерләгән  кипкән ашларның  өйдәге кебек тәмле икәнлеген  һәм аларга сорау зур булуын һәрвакыт җиткереп торалар. Махсус хәрби операциядә катнашучы һәркем безне,  илебезне яклый, аларга булышу — һәрберебезнең изге  бурычы.  Игелекле эш дәвамлы булып, ир-егетләрне җиңүләргә рухландырсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев