Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Руль артында – исерек хатын-кызлар

Ноябрь аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары юлларда 5 исерек йөртүчене тоткарладылар.

Аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итүчеләр узган ай күрсәткече белән чагыштырганда кимесә дә, шуларның икесе хатын-кыз булуы бик күңелсез хәл. 1986 елгы Ш. 1 ноябрьдә Саба-Югары Симет юлында тоткарлана. Инспектор кулында алкотестер Ш. да 0,861 промилле алкоголь булуын күрсәтә. Бу рөхсәт ителгән ителгән нормадан 5 тапкыр артык дигән сүз. Рульдәдәге кешенең машина белән идарә итүдә реакциясе нәкъ менә 0,8 промилледән соң кими. Ш. беркетмәгә 0,5 литр сыра эчүе турында язса да, спирты күбрәк булган, күрәсең. Шәмәрдәннең Гагарин урамында “Лада-Веста” белән йөргәндә тоткарланган 1988 елгы Иштуган бистәсендә яшәүче хатын-кыз Г. исә беркетмәгә валерианка, карволол ише сыек дарулар гына эчтем дип язган. Ә алкотестер 0,586 промилле күрсәткән. Дөреслеккә бик туры килеп бетми: алкоголь дозасын шулкадәр күтәрү өчен карвололны шешәсе белән эчәргә кирәк. Икенчедән, руль артына утырасы булганда хәтта квас та эчмәвен хәерлерәк. Аның составында күпмедер этанол була. Соңыннан квас кына эчүеңне раслау кыен булачак.

Ноябрь аенда исерек хәлдә машинада йөрүләре ачыкланган ир-егетләрнең икесе – Сабадан, берсе Явлаштау авылыннан. 1987 елгы сабалы Г.ның правасын алганына әле бер ай да булмаган – кабат исерек хәлдә машина йөрткәндә тоткарланган. Шуңа күрә аңа карата җинаять эше ачылды. 1979 елгы М. исә “14ле марка “ВАЗ” белән Муса Җәлил һәм Тукай урамнары чатында светофорның кызыл утына туктап торган машинага килеп бәрелә. Алкотестерга өрүдән баш тарта. Явлаштаудан 1978 елгы Г. алай ялындырып тормый, прибор ул сулап чыгарган һавада 1,125 промилле алкоголь күрсәтә. Югыйсә нибары 200 грамм шәраб кына эчкәнен яза. Ә бит права алдырасың һәм 30 мең сум штраф түлисең килмәсә, бер грамм да эчмәскә кирәк. Рульдәгеләр шуны онытмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев