Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Руль артында тыелган матдә тәэсирендә тоткарланган

Агымдагы елның 2 июнендә полиция хезмәткәре Байлар Сабасының Игенче урамында “Лада Веста” автомобилен туктата. Йөртүчедә алкоголь исереклеге билгеләре – битенең төсе кискен үзгәрүе, үз-үзен тотышының сәерлеге күзәтелә.

   Алкотектор тикшерүе исә 0,000 промилле күрсәтә.  Шуннан соң Хәкимовка хастаханәдә медицина тесты узарга тәкъдим ителә. Йөртүче ризалык белдерә. Химик-токсикологик  анализ вакы­тында аның организмында исе­ме авыр әйтелешле матдә –  тет­рагидроканнабинол кислота­сы барлыгы ачыклана. Шулай итеп, медицина нәтиҗәсе буенча йөртүче исереклек  халәтендә була. Әмма  ал­когольдән түгел, ә куллану тыелган матдә тәэси­рендә.

Административ җавап­лы­лык­­­­ка тар­тылучы, гәрчә алдан­ хәбәр ителсә дә, 2  августка бил­геләнгән суд утырышына килмәде, эшне карауны кичектереп торуны да сорамады. Ягъни закон мөмкинлек биргән хокукыннан  файдаланмады. Әмма процесс барышында катнашмау бернәрсәне дә үзгәртми. Суд  карары  чыгарылганда  йөртүченең  аңарчы да административ  җа­вап­лылыкка тартылуы аның хәлен  авырайта торган шарт бу­ларак исәпкә  алынды. Шулай  итеп, Хәкимов бер  ел да 6 айга  транспорт белән идарә итүгә хокук биргән танык­лыксыз калды. Ике  ай  эчендә 30 мең сум штрафны да түләргә туры  киләчәк.

Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев