Рус бильярды буенча турнир
8 нче апрель көнне “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында бильярд уеннары буенча чираттагы очрашу булып узды. Бу көнне 2018 нче елның декабреннән алып агымдагы елның март аена кадәр дәвам иткән “Ирекле пирамида” дисциплинасы буенча турнирга нәтиҗәләр ясалды. Уйналган партия нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләнде.
Җиңүчеләр:
1 урын- Исмаилов Фарход Усманович
2 урын- Габделманов Рамил Нуруллович
3 урын- Галиев Исхак Галимзянович
Шул ук көнне “Мәскәү пирамида”сы дисциплинасында бильярд ярышларының яңа турниры башланып китте.Бу ярышларда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Әлеге турнир сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, бильярд спорт төрен үстерү һәм популярлаштыру, катнашучыларның осталыкларын арттыру максатыннан үткәрелә. Турнирга язылу дәвам итә, теләк белдергән һәр кешене үзләренең көчләрен сынап карарга чакырып калабыз.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев