Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба аграр көллият базасында ачылган «Кояшкай» лагереның «Яшьлек» сменасында 80 яшь спортчы ял итә

18 июльдән Саба аграр көллияте базасында «Кояшкай» сәламәтләндерү лагерының «Яшьлек» сменасы башланып китте. 18 көн дәвам итәчәк лагерьда Шәмәрдәндә урнашкан «Яшьлек» яшьләр үзәгендә шөгыльләнүче 8 яшьтән 15 яшькәчә 80 яшь спорт сөюче ял итеп, сәламәтлеген ныгыта.

 Алар шахмат, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы буенча  барлыгы  дүрт отрядка бүленгәннәр. Алар белән «Яшьлек» яшьләр үзәгендә эшләүче  тренерлар шөгыльләнә. Кичә лагерьның рәсми ачылышы булды. Лагерьда ял итүче балалар янына Саба муниципаль район  башлыгы Рәис Миннеханов  килде. Балалар кунакларны җыр-биюле чыгыш белән каршы алдылар, соңыннан күмәкләшеп фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев