Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба аграр көллиятендә Белем бәйрәмен студентларга шоколад өләшеп тәмамладылар

Саба аграр көллиятендә Белем бәйрәме быел 115 егет-кыз өчен беренчесе булды.

 

 Саба аграр көллиятендә 1 сентябрьдә иртәнге сәгать 10да башланган Белем бәйрәме быел 115 егет-кыз  өчен  беренчесе  булды. Күбесенең әти-әниләре дә тантаналы линейкада катнашты.   Егет-кызлар арасында  күрше районнардан  килүчеләр дә бар. Алар икътисадчы,  техник-механик, программист һәм башка белгечлекләр  үзләштерәчәк.   Студентларны һәм әти-әниләрне яңа уку  елының башлануы белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.

“Яңа  уку елын күңелле башлыйбыз. Барыгызга  да  студент вакытта чын  кеше булып ныгырга,  тәрбияләнергә  язсын.  Без үзебезнең  фундаментны ныгыту белән шөгыльләнәбез. Фундамент –  ул нык, чын  кеше булу дигән  сүз.  Андыйлар  тормышта һәрвакыт  кирәк. Чын  кеше беркайчан  да югалып  калмый. Әлбәттә,  үзгәрү  җиңел  түгел. Рәхмәт  укытучыларыбызга,  алар иртәнге  сәгать  7дә  киләләр.  Кичке  сәгать  5кә кадәр гаиләләрен,  дөньяларын онытып  сезнең  белөн  шөгыльләнәләр.  Кураторлар  сезне иртә баштан  каршы  ала һәм  кичкә  кадәр  үзенең  эшен алып бара.   Укытучы нәтиҗәле  эшләмәсә, үзгәрү процессы бик  авыр булыр  иде.  Шушы  истәлекле  көндә   Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Нургалиевич  Миңнехановка, шулай ук район башлыгы  Рәис  Нургалиевичка да зур рәхмәт әйтәсебез килә. Сезнең безгә карата булган җылы  мөнәсәбәтегезне тырыш  хезмәтбез белән,  ярышларда  урыннар  алып, студентлар ныклы белем биреп   кайтырырбыз.  Без сезнең  алда бик  күп бурычлы.  Быелгысын  да  искә  алып  әйтсәк, күрәсез, нинди  матур тулай торак  файдалануга тапшырылды.   Бер генә махсус һөнәри  белем бирүче  уку  йортында  да мондый күркәм бина юк”,– дип  сөйләде   көллият директоры  Закирҗан Бикмөхәммәтов.

Елдагыча, авыл  хуҗалыгы предприятиеләре, оешма җитәкчеләре  җәйге  чорда үзләрендә эшләгән егетләргә, кызларга  Грамоталар,  акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Соңыннан туган көннәре җәйге каникул чорына  туры  килгән  студентлар тәмле шоколодлар өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев