Саба җәмигъ мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды
Дини чара мөгаллимә-педагог Затия Хөсәен кызы Галимҗанова төркемендә белем алучы хатын-кызлар катнашында үтте
Бәйрәм Коръән сүрәләре уку белән башланып китте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәллалаһу галәйһи вәссәламнең тормыш юлы турында искә алынды, Аллаһ илчесенә багышлап салаватлар әйтелде. Рәшидә һәм Эльмира ханымнар мөнәҗәтләр көйләделәр. Бәйрәм кунаклары"Мәулидүн -Нәби" касыйдәсен укып, Расүл әкрамның нәсел -нәсәбы шәрифен (21 бабасы) искә төшерделәр, тәмамлау догасын Эльмира Каримуллина кылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев