Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Саба-Арена»да фехтование буенча уку-күнекмә җыены башланды

Россиянең төрле шәһәрләреннән-Казан, Екатеринбургтан килгән һәм районыбызның яшь спортчыларын уртак максат берләштерә– үзләренең физик әзерлекләрен яхшырту һәм фехтование күнекмәләрен арттыру.

Җыен өч өлешкә бүленә: гомуми физик әзерлекне арттыру, хәрби практиканы үстерү һәм махсус әзерлекне камилләштерү. Ахырдан фехтование буенча шәхси һәм команда ярышлары планлаштырыла. 

Балалар тренировкаларда тулысынча чыгыш ясыйлар, әмма барыбер футбол, бадминтон, өстәл теннисы һәм башка хәрәкәтчән уеннар уйнарга көчләре кала.

Спортчыларның ял итү урыннары яшеллек күп булган, саф һавалы «Лесная сказка» биләмәсендә. Фехтовальщиклар яңа спорт сезонына әзерләнәләр. Тренировкалар 30 июльгә кадәр залда һәм саф һавада узачак , дәресләр вакытында спортчылар фехтование һәм предмет белән эшләү күнекмәләрен ныгытачак, физик әзерлекләрен яхшыртачак, хәрби практикага аерым игътибар биреләчәк. Спортчылар бик күп уңай эмоцияләр ала, алар уку - күнекмә чарасында актив катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев