Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Саба-Арена”да узган «Без бергә» төбәк ярышларында Россиянең 7 төбәгеннән килгән спортчылар көч сынашты

10-13 июнь көннәрендә “Саба-Арена” спорт мәктәбе базасында «Россиянең киләчәге» программасы кысаларында 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча «Без бергә» төбәк ярышлары узды.

Россиянең 7 төбәгеннән 68 егет һәм 65 кыз катнашты. Егетләр арасындагы турнирның җиңүчесе булып Павел Киселев (Самара) танылды, финалда 3-0 исәбе белән Даниил Наконечныйны (Самара) җиңеп, пьедесталның өченче баскычына Казаннан Мурат Гибатов күтәрелде. Кызлар арасында финалда Ижевскидан Софья Камашеваны җиңеп, Казаннан Анна Дыкина җиңүче булды. 5 сет ахырында өченче урын өчен матчта Софья Камашева (Ижевск) барыбер Әминә Гарипованы җиңеп, җиңүче пьедесталына күтәрелә. Безнең спортчылар Морат Ибраһимов һәм Зилә Вәлиева иң көчле алтылыкка эләктеләр. Турнир кысаларында Судяхин Игорь Михайлович белән мастер-класс оештырылды. Ярышларны оештыручылар әлеге чараны үткәргәндә Россия Өстәл теннисы Федерациясенә һәм Галиев Марат Ибраhим улы йөзендә  "Трейд Металл"  җәмгыятенә ярдәм күрсәтүдә рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев