Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән экстремизм һәм террорга каршы профилактик чара-флешмоб оештырылды

Районыбызда 1 нче сентябрьдән 30 нчы сентябрьгә кадәр экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы бара. Айлык кысаларында 16 нчы сентябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Мөбәрәкҗанова А.З., Гарипова Г.М. экстремизм һәм террорга каршы профилактик чара-флешмоб оештырдылар. Чарада 24 бала катнашты, тәрбияви югарылыкта үтте. Балаларга бердәмлек, татулык, һәр кешенең милләтен хөрмәт итү, үз-үзеңне саклау,яклау,якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгырту күнекмәләре бирелде.

Чара ахырында укучылар илебезгә тынычлык теләп, террорда һәлак булганнарны 1 минут тынлык белән искә алдылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев