Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының яр буе паркына экскурсия

6 октябрь - Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне. Бу бәйрәм Европада кыргый фаунаны һәм табигый яшәү чараларын саклау турында Конвенция кысаларында 1979 елда билгеләнгән. Яшәү урыннарын саклау көне бөтен дөньяда билгеләп үтелә.

Кеше инде куптән табигатьне үзгәртеп,аңа көчле генә йогынты ясый. Елдан-ел дөньяның бик күп мәйданнары авыл хуҗалыгы җирләренә, көтүлекләргә күчә, шәһәрләр үсү файдалы казылмалар чыгару, заводлар һәм башка халык хуҗалыгы объектлары төзү нәтиҗәсендә үзгәрешләр кичерә. Бу бәйрәм көнендә дөнья буйлап төрле табигатьне  саклау һәм экологик оешмалар көче белән дөнья җәмәгатьчелегенең табигатькә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге һәм җир шарының табигый байлыгын, уникаль яшәү урыннарын саклау буенча төрле экологик чаралар үткәрелә.

Шул максат белән Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография сыйныфы укучылары Сабаның яр буе паркына экскурсия кылдылар. Сәнгать мәктәбе укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З. укчылары белән әйләнә-тирә мөхит турында җанлы әңгәмә корды. Барлык хайваннар, җәнлекләр дә ,үсемлекләр дә, кеше үзе дә уңайлы яшәү өчен әйләнә-тирә дөнья чыннан да безнең көндәлек саклауда моһтаҗ. Әңгәмәнең ахырында балалар яшәү урыннарын саклау  өчен үзләренең көченнән килгән барысын да эшлиячәкләрен ышандырдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев