Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба «Бәллүр»ләре Кырымда ял итеп кайтты

Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең «БӘЛЛҮР» вокаль ансамблендә катнашучылар 17 июльдән 8 августка кадәр Кырымда«Созвездие - Йолдызлык» фест иваль хәрәкәтенең профильле иҗади сменасында булып кайттылар.

  Килгәннең беренче көнендә үк балаларны якты кояш, җылы диңгез, таулар һәм яшел бакчалар каршы алган. Аннан соң һәр көн уеннар, күңел ачулар, Кара диңгездә су коену белән узган, ә иң мөһиме - балалар педагоглар тарафыннан үткәрелгән иҗади тренингларда катнашканнар, анда үзләренең иҗади эшләрен төрле амплуаларда тәкъдим иткәннәр.
       Өч атна дәвамында «Созвездие - Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен оештыручылар балаларны һәм җитәкчеләрне күңелле сюрпризлар белән гаҗәпләндерде: Алушта курорт-шәһәренә яр буе буйлап йөрү, Алупка шәһәренә бару. Ялтада диңгез буйлап катерда йөрү, анда балаларны Кырымның бөтен яр буе белән таныштыралар, ә Симферополь районының Доброе авылындагы туңдырма фабрикасына эләгеп, балалар татлы ризыкның берничә төрен татып карыйлар. Балалар һәм җитәкчеләр өчен иҗади смена чорында хореография, вокал һәм актерлык сәнгате буенча профессионаллар, легендар педагоглар һәм осталар белән мастер-класслар уздырыла. Балалар тәүлеккә биш тапкыр тукланып, оештыручыларның, вожатыйларның педагогларның һәм табибларның күзәтүе астында яшәделәр. «БӘЛЛҮР»  ансамбле өчен аерым вакыйга 26 июльдә булды, анда балалар Севастополь шәһәрендәге Офицерлар йортында «Балачак – мин һәм син» номеры белән концерт программасында катнашып халык мәхәббәтен яуладылар. 
       Смена ахырында һәр балага, җитәкчеләргә, вожатый-педагогларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев