Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«САБА ДУЛКЫННАРЫ» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләренә

Бүгенге тормышны оператив мәгълүмат алмашудан, телевидение һәм радиокоммуникация челтәреннән башка күз алдына китерүе дә кыен. «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе коллективы әзерләгән тапшыруларның эфирга чыгуын менә 18 ел инде һәр йортта яратып көтеп алалар.

Радио ешлыклары һәм «зәңгәр экран»нар аша район, республика һәм дөнья яңа­­лыклары белән көндәлек танышып барабыз, районыбызның сәнгать осталары – үзешчән артистларыбыз чыгышларын яратып тыңлыйбыз һәм карыйбыз. Болар барысы да районыбызның тарих сәхифәсенә якты эз булып кереп бара. «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе хезмәт­кәрләре үз эшләрен югары профессиональ дәрәҗәдә башкаралар һәм аларның күптән үз аудиториясе, яраткан тамашачылары бар. Хөрмәтле телерадиокомпания хезмәткәр­ләре! Алга таба да иҗат чишмәләрегез саекмасын, тапшыруларыгыз бай эчтәлекле һәм кызыклы булсын!Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телибез.

Саба муниципаль район Советы һәм

башкарма комитет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев