Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә Белем бәйрәме тантаналы шартларда узды

Белем йорты узган уку елында 22 укучысын олы тормыш юлына чыгарган булса, быел 115 бала беренче сыйныфка укырга керде.

Саба гимназиясендә Белем көне  быел да тантаналы шартларда, бәйрәм рухында узды. «Белем бәйрәме –яңа ачышлар, алдагы елга планнар, зур максатлар кую бәйрәме. Инде 90 елга якын Саба гимназиясе районда гына түгел, республикада да  иң зур, иң уңышлы мәктәпләрнең берсе булып кала бирә. Киләсе уку елында тагын да зур уңышларга ирешербез дип ышанам. Бүген тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән укучылар берничә елдан гимназиянең данын күтәрүчеләр булырлар дип уйлыйм», – диде  үзенең тәбрикләү чыгышында гимназия директоры Айнур Шәймәрданов. Белем көне тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашып,  мәгариф тармагының   һәрдаим игътибар үзәгендә  булуын билгеләп үтте. Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Айгөл Хәнәфиева да үз чыгышында 1 сентябрьнең  һәр кеше тормышында истәлекле көн булуын, һәр көне  күңелле вакыйгалар белән тулы уку елының  сизелмичә дә үтеп китәчәген, шуңа күрә аның һәр сәгатенең  кадерен белергә чакырды.  Тантанада  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев катнашып, әтиләре мобилизацияләнгән  алты укучыга махсус бүләкләр тапшырды. 1сыйныф укучылары тырышып укыячакларына, фән нигезләрен яхшы үзләштерәчәкләренә ышандырдылар. «ГАФЭЛЬ» гаилә бакча үзәге җитәкчелеге исеменнән  җәйге каникулда аеруча тырышлык күрсәткән ике укучыны  язучы-журналист  Гөлсинә Галимуллина  бүләкләде.  Белем иленең серле   символик ачкычларын биш сыйныфка тупланган беренчеләр кабул итеп алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев