Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә Парламент дәресе узды

Агымдагы атнада Саба гимназиясе югары сыйныф укучыларының дүшәмбе расписаниесен Парламент дәресләре бүлде. Алар каршында укытучы ролендә “Закон һәм хакимият” темасына район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов чыгыш ясады.

Парламент дәресенең үзәгендә 2023 елдан башланачак җирле үзидарә реформасы мәсьәләләре булды. Дәүләт Думасы әлеге закон проектын беренче укылышта кабул иткән инде. Сүз биш елга сузылачак (2028 елга) кадәр күчеш чорында муниципаль районнарны округларга әйләндерү, авыл җирлекләре дәрәҗәсендәге хакимият эшчәнлеген туктату турында бара. Округлардагы вәкиллекле органнарны да сайлаулар юлы белән формалаштырырга туры килмәгәе. Татарстан бу мәсьәләдә үз тәкъдимнәрен керткән. Җирле үзидарә реформасы гимназия укытучыларында да зур кызыксыну тудырды. Округка әйләнгән очракта Саба муниципаль районы хәзерге чикләрендә калачакмы, әллә үзгәрәчәкме дигән сорауларны да бирделәр. Расих Закирҗанов әлегә муниципалитетларның хәзерге форматта сакланып калачагы турында белдерде. Гомумән, Россиядә реформалар үткәрергә яраталар, монысының ничек булып бетәчәген вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев