Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба ярминкәсендә эрбет чикләвенә кадәр саттылар

Элек ярминкәләрне кызыл яки якшәмбе базары дип атаганнар. Өч кеше булса – базар, җидәү булса – ярминкә, дигәне дә бар. Гомумән, ата-бабаларыбыздан килгән базарга чыгу гадәте халкыбызның канында саклана.

 Шуңа да, көне дә җылы, кояшлы булгач, узган шимбәдә Байлар Сабасында  яшәүчеләр “Аргамак” картодромындагы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенә агылды. Кулланучыларга авыл хуҗалыгы предприятиеләре, урман хуҗалыгы, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук шәхси хуҗалыклар үзләре җитештергән товарларны һәм продуктларны тәкъдим итте. Салам рулонның зурлыгына карап  500 һәм 750, печән– 1000, 1250, арыш, арпа килограммы –8, солы – 7, бодай –10, бәрәңге  18 сумнан сатылды. Кайбер сәүдә нокталарында чират барлыкка  килде. Сабада урман  хуҗалыгыннан китерелгән агачны (1 машинасы 1200 сум иде), утынны аеруча тиз алып бетерделәр.  “Мин малларга  азыкны  тышта утын ягып пешерәм. Бер  машина горбыль алган идем. Бетте. Хәзер карыйм, машиналарның барысына да “сатылды” дип язганнар. Соңга калганмын”,– диде Урта Сабадан  килгән апа.  Ашлык та үтемле  товар иде.

Сабадан Резеда Вәлиева кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып кечкенә савытларда прополис, какланган хәлдә махсус пакетларга төрелгән җиләк-җимеш алып  чыккан. Салкын   тигәндә аларны куллану тәртибен дә аңлатты.

Үз бакчаларында  сарымсак үстерүчеләр дә,  сыер асраучылар да көндәлек кирәкле продуктлар  сатты. Туганнары Себердә яшәгән Ханнановлар да витаминнарга бай эрбет чикләвеген бөртекләп тә,  күркәсеннән  аерылмаганын да саттылар.

Сабадан сыерлар  асраучы фермер Илнар Исрафилов та  нинди генә сорт  сырлар  алып  чыкмаган   иде. Тәме – телеңне  йотарлык.  Кәефләренә караганда,  ярминкә күпләрнең   күңеленә  хуш  килде. “Чә­чәк­ләр күрсәм, егылып  китәм. Нора дигән хризантема алдым. Прополистан ясалган  мазьны да  читләтеп үтмәдем. Хәзер тана ите алырга чиратка  басам. Әле матур гөлләр дә   күрдем. Аны да  алмыйча булмас. Товарлар  күптөрле, бик әйбәт оештырганнар. Көне дә матур”,– диде Наилә Гаянова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев