Саба - иң күп китап укучы район
Казанда “Әдәби марафон” ХХVI - XXIX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр
Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә “Әдәби марафон” ХХVI - XXIX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Бөтен дөньядагы китап сөючеләрне берләштергән, аларга яраткан язучылары белән аралашу мөмкинлеге тудырган әлеге очрашу зур бәйрәмгә әйләнде. 2019 нчы елдан бирле беренчелекне бирмәгән Саба районы инде егерме бишенче тапкыр җиңүче дип табылды. "Иң күп татарча китап укучы район" исемен алды һәм кубок белән бүләкләнде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова "Әдәби әйдаман- 2024" исеменә лаек булды, ТР Мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыкларының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев