Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба – юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча иң яхшы район

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мин – мәктәп укучысы» сервисы мобиль кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мин – мәктәп укучысы» сервисы мобиль кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Бүләкләрне тапшыру тантанасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы кысаларында узды. Конкурста 29 меңнән күбрәк   укучы  катнашкан. Конкурста 1-3 урыннарны яулаган  җиңүчеләргә Рәис имзалаган Дипломнар, кыйммәтле  бүләкләр тапшырылды. Шекше  мәктәбеннән Айзилә Гомәрова V-VIII сыйныфлар  арасында 1нче  урынны   яулады һәм  аңа Samsung смартфоны бирелде.

 Шулай ук  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча иң яхшы муниципаль комиссияләрне бүләкләделәр. 2024 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе Кукмара һәм Саба муниципаль районнарын иң яхшылар дип таныды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев