Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба һәм Теләче районнары егетләре хәрби хезмәткә китте

Кичә иртән Саба һәм Теләче районнарыннан 14 егет хәрби хезмәткә озатылды. Шуларның 11е – районыбыз авылларыннан чакырылган призывниклар.

Әйтик, Олы Шыңардан Нәбиуллиннар өченче уллары Адельне Ватан сагына озатты. “Абыйлары Инсаф, Нияз зарланмадылар. Армиядә әти-әнинең кадерен яхшырак белергә өйрәнделәр. Адельне Мәскәү өлкәсенә җибәрәчәкләр. Хәбәрләр көтәбез”,– диде Раушания ханым. Ул көнне Олы Шыңар авыл җирлегеннән берьюлы Россия Кораллы Көчләренә берьюлы 4 егет – Илназ Хөснуллин, Әлфис Мәхмүтов, Адель Нәбиуллин, Рафис Гарипов китте. Булачак солдатларга хәрби комиссар Фәнис Закиров үзенең киңәшләрен бирде. “Армиягә киткән көннән алып хезмәт итеп кайтканчыга кадәр без сезне күз алдыннан югалтмыйбыз, Контрольдә тотабыз, хәлләрегезне белеп торабыз”, – диде ул. Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, Теләче район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин егетләргә хәрби хезмәтләрендә уңышлар теләп һәм бер елдан соң, һичшиксез, туган авылларына әйләнеп кайтырга чакырдылар. Шулай ук Исмәгыйль хәзрәт Сәләхиев, Алмаз хәзрәт Гаянов та, догалар укып, егетләргә хәер-фатыйхаларын җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев