Саба мәдәният йортында «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды
Концерт инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелде
Мәдәният йортының тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Концертка сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз белән бергә махсус интернат-йортларда тәрбияләнүчеләр дә чакырылган. Бәйрәм кунаклары фойеда әкият геройлары белән бергә фотоларга төштеләр, аралыштылар, өлкәннәр үзара хәл белештеләр. Концерт танылган сәхнә йолдызлары һәм сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар чыгышлары белән үрелеп барды. Кичәдә тамашачыларга изге теләкләрен .Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Котников, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Кәримов җиткерде.
“Без сезнең рухи көчегезгә, тырышлыгыгызга, нинди генә авырлыклар кичсәгез дә елмаеп яши белүегезгә сокланабыз. Күбебезгә әле сездән үрнәк алырга кирәк. Бүгенге бәйрәм чарасын да бездән бүләк итеп кабул итегез, артистларыбызның чыгышы күңелләрегезне күтәрсен, яшәү көчен арттырсын!”- диде Марат Рәшит улы, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп.
Алга таба сәхнәгә социаль өлкәдә хезмәт хезмәт куючы һәм әлеге хәйрия чараларын оештыруда үз өлешләрен керткән райондашларыбыз – “Тургай” социаль приюты тәрбиячесе Гөлфинә Дәүләтгәрәева, Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортының социаль эшләр буенча белгече Альбина Вәлиева, Югары Утар балалар интернат йорты тәрбиячесе Елена Сергеевага, Сабаның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-йорты педагог-психологы Гөлшат Нуриева чакырылды. Аларга һәм концертта чыгыш ясаучы профессиональ артистларга ТРның Саба районы иҗтимагый һәм Бөтен Россия инвалидлар жәмгыяте оешмасы тарафыннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Концертны Айнур Каюмов, Игорь Дмитриев, “Салават” җыр театры артистлары Гөлназ Муллахмәтова, Ядкәр Хәбибуллин, Элмира һәм Рафил Җәләлиевлар чыгышы бизәде. Сәхнәгә Кыш бабай һәм Кары кызы күтәрелгәч, тамаша залы тагын да җанланып китте. Суык бабай залга Яңа ел рухы алып керде, тиздән чыршы бәйрәмнәре башлануын искәртте һәм җылы тәбрикләүләр аша 2025 елның һәркемгә көтелмәгән сөенечләр алып килүен теләде.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев