Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Саба мәктәп- интернаты»нда “Мөмкинлекләр дөньясы” проекты кысаларында балалар өчен чара үткәрелде

Шәмәрдәндәге “Яшьлек” үзәге яшьләргә һөнәр сайларга ярдәм итү, балаларның сәламәтлеген ныгыту өлкәсендә, шулай ук физик мөмкинлеге чикле булган балаларга сыйфатлы ял итү мөмкинлеге тудыручы төрле проектларны тормышка ашыра.

  Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгы гранты нигезендә, “Яшьлек” яшьләр үзәге тормышка ашырган чираттагы проект–“Мөмкинлекләр дөньясы” (“Мир возможностей”) дип атала. Әлеге проект районыбыздага  сәламәтлеге чикле балалар белән төрле мастер-класслар үткәрүне үз эченә ала. Проект дәвамында балалар өчен кулларның вак моторикасын үстерү,фантазияләрен арттыру, тирә-юньне танып белү, талантлы балаларны барлау максатыннан төрле чаралар һәм психолог уен формасында профилактик сөйләшүләр оештырылачак.

 4 нче сентябрь көнне Кызыл Мишә авылындагы «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар  өчен Саба мәктәп интернаты»нда проект кысаларында беренче мастер- класс үтте. Балалар уенчык тегү буенча мастер-класста катнаштылар, тегүче булырга теләк белдерүчеләр дә табылды. Шулай ук бу көнне балалар белән психолог та эшләде. Ул алар белән уен формасында, “Җәмгыять урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга?” дигән темага сөйләшү уздырды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев