Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САБА МӘСКӘҮЛӘРНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРДЫ

Узган якшәмбедә Сабада эш визиты белән РФ Дәүләт Думасының Экология һәм әйләнә-тирәне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов булды. Депутат белән очрашу республикада Идел елгасының пычратылуын туктатуга һәм аны саклауга багышланган чаралар кысаларында үтте.

 Владимир Бурматовны, шулай ук рес­пуб­ликабызның  урман хуҗалыгы, табигый ре­сурслар һәм әйләнә-тирә  мохитне  саклау министрлары Равил Кузюровны, Александр Шадриковны,  Татарстан Дәүләт Советы депутаты, экология табигатьтән файдалану, агросәнәгать,  азык-төлек сәясәте  рәисе Таһир Һадиевны район башлыгы Рәис Миңнеханов кабул итте һәм экологик  яктан әһәмиятле объектлар белән таныштырды. Кунаклар  иң элек “ЕвроАкцент Саба” җәмгыятендә пыялапластиктан  ясалган жепләрдән резервуарлар эшләү технологиясен карадылар. Төрле үлчәмдәге резервуарлар автоном чистарту  җайланмаларында  кулланыла һәм сулыкларны  пычранудан саклауда   мәгълүм роль  уйный. Идел елгасына  пычрак  сулар агып  төшүен туктату  чаралары   күрелгәндә  “Евро Акцент Саба” җәмгыяте продукциясенә дә  сорау зур булачак.  Владимир Бурматов  Лесхоз орлыкчылык-селекция  үзәгендә дә булды һәм  комплексның эшчәнлегенә югары бәя бирде..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев