Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында ел ахырына кадәр тау чаңгысы трассасын ачалар

Татарстанның Саба районында тау чаңгысы трассасы ел ахырына кадәр ачылачак.

   Бу хакта район башлыгы Рәис Миңнеханов Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы оештырган муниципаль сәгатьтә хәбәр итте. «Бер трасса туры - 250 метр, икенчесе – 500. Ел ахырына кадәр тулысынча [проектны] эшләтеп җибәрү теләге бар. Күтәргечләр һәм тау үзе бар, хәзер яктырту белән шөгыльләнәбез. Иртәрәк башлау өчен томан һәм кар хасил итә торган форсункалар ясарга кирәк. Ләкин бу бик кыйммәткә төшә. Әгәр шулар булса, тау чаңгысы ноябрь башында эшли башлаячак», - дип вәгъдә итте Саба районы башлыгы.

  Инфраструктурага килгәндә, янәшәдәге кибет кафе итеп җиһазландырыла. Рәис Миңнеханов шулай ук инвесторларны тау чаңгысы трассасы янындагы бинада кунакханә ачарга чакырды.

 Яңа тау чаңгысы комплексы Байлар Сабасы белән Шәмәрдән арасында, «Миңгәр» кунакханә комплексы янында урнашкан. Район башлыгы тау чаңгысында булачак бәясен әйтмәде, әмма бәяләр Зөя калкулыкларындагыга караганда түбәнрәк булачак, дип ышандырды.

 Узган кышта Татарстанда Югары Ослан районында «Зөя калкулыклары» курорт-шәһәре, Кукмара районында «Бакыр тау» чаңгысы комплексы һәм Әлмәттән ерак түгел урнашкан «Ян» тау чаңгысы комплексы, шулай ук Чаллы янында «Федотово» эшли башлады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

#Саба

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/saba-municipal-raionynda-bu-el-axyryna-kadar-tau-cangysy-trassasyn-acalar-5893551

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев