Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы

Утырышны Саба муниципаль районы Советы рәисе, район башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды.

Бүген Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны Саба муниципаль районы Советы рәисе, район башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды. Депутатлар “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә аренда хокукында инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында”, “Санлы финанс активлары һәм санлы хокуклар турында белешмәләр тапшыру һәм Саба муниципаль районы Советының керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”гы көн тәртипләре буенча Саба муниципаль район Советының юридик бүлеге начальнигы Альберт Миникаев чыгышын тыңладылар. Дүртенче көн тәртибе – «Саба урман хуҗалыгы» ачык акционерлар җәмгыяте акционерларының гомуми җыелышы компетенциясенә кагылышлы карарларны раслау хакында”гы мәсьәлә буенча сүз Саба муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллинга бирелде. Утырышка куелган көн тәртипләре депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев