Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба педагоглары гаилә гадәтләре турында фикер алыштылар

Семинар - практикум Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында узды

 «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә педагоглар өчен өлкән тәрбияче Г.Хабибуллина  «Бала тәрбияләүдә гаилә гореф-гадәтләренең роле» дип исемләнгән семинар практикум үткәрде.

Максат: тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән үзара хезмәттәшлекне оештыру өлкәсендә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру.

  Педагоглар «гореф-гадәтләр»нең озак вакыт дәвамында буыннан - буынга тапшырыла торган гадәтләр, тәртипләр, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булуын белделәр. Гаилә гореф-гадәтләрен саклау балага тотрыклылык, һәм куркынычсызлык хисе бирә, балаларның иҗтимагый нормаларны һәм әхлакый кыйммәтләрне үзләштерүендә зур роль уйный; баланың өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашуын, үзара бәйләнешен үстерә. «Гаилә кулинариясе», «Бердәм гаилә ялы», «Сәламәт яшәү рәвеше», «Бергә сәяхәт», «Гаилә альбомы», «Гаилә укуы», «Театрларга, музейларга, кинотеатрларга бергәләп йөрү» кебек гаилә гадәтләре мисаллары турында фикер алыштылар. “Кем турында сөйләгәнемне әйт”, “Мин күрсәтәм, ә сез фаразлагыз”, “Мин башлармын, ә сез дәвам итәрсез"дип исемләнгән уеннар уйнадылар. Семинар ахырында һәркемгә буклетлар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев