Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба район үзәк хастаханәсенә яңа кардиолог билгеләнде

Сәламәтлек сагында

  Гайратджон Абдукарим улы Ходжаматов Таҗикстанда туып үскән. Шунда ук медицина көллиятен тәмамлаган. Аннары Россиягә күченеп, Оренбург Дәүләт Медицина университетына укырга керә. 6 ел укыгач, табиб-терапевт белгечлеге ала. Аннары Казанга күчеп, табиб-кардиолог белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университеты ординатурасына укырга керә. 2023 елның сентябрендә, аспирантураны тәмамлап, табиб-кардиолог аккредитациясен ала һәм декабрьдән Саба район үзәк хастаханәсендә эшли башлый. Өйләнгән, кызы бар.

Гайратджон Абдукарим улына халыкны сәламәтләндерү өлкәсендә уңышлар,  иминлек телибез.

Саба үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев