Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов махсус хәрби операциядән чираттагы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.

  Район башлыгы эчкерсез сөйләшү вакытында ватандашларыбыздан  хезмәтләренең барышы һәм нинди ярдәм кирәклеге турында сорашты. Хәрбиләр үзләренә һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә һәм райондашларга рәхмәтләрен белдерделәр. Шулай ук туган яктан  озатылган гуманитар ярдәмнәрнең вакытында килеп баруы өчен дә рәхмәт әйттеләр. Шулай ук, туган җирләрен  бик сагынуларын һәм якыннарын күрү шатлыгын белдерделәр. Туган илгә бары тик җиңү белән генә кайтачакларына ышандырдылар.

 «Егетләргә, аларның якыннарына, әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә сабырлыклары өчен рәхмәт. Нишлисең бит, безнең чор кешеләренә шушы сынаулар аша узарга туры килде. Бүгенге имин тормышыбыз өчен һәркайсыбыз бу егетләребезгә рәхмәтле булырга тиеш. Аларның якыннарын кайгырту, төрлечә игътибар күрсәтү безнең бурыч. Өйдә якын кешеләренең юклыгын тоярга тиеш түгел алар. Егетләребез белән дә  элемтәдә булырга, мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышабыз. Иң мөһиме- туган нигезләренә исән-имин, яра-җәрәхәтләрсез кайтсыннар, бу хәрби операцияләр тиз арада тәмамлансын, киләчәк буыннарга сугыш мизгелләрен чынлыкта түгел, тарихи фильмнарда гына күрергә язсын иде» диде Рәис Миңнеханов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев