Саба районы профсоюз оешмасы структурасында 36 башлангыч профсоюз оешмасы бар
Аларда 1802 кеше исәптә тора, шуларның 1243се педагогик хезмәткәр.
Профсоюз әгъзаларының гомуми колачы 100 процент тәшкил итә. Районда башкарма комитет, мәгариф идарәсе һәм профсоюз комитеты арасында социаль партнерлыкның нәтиҗәле, конструктив системасы эшләп килә.
Елдагыча профсоюз әгъзаларына күптөрле социаль гарантияләр һәм ташламалар белән файдалана алалар. Ташламалы санаторий юлламаларын алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. “Профсоюз уик-энды” проекты кысаларында профсоюз әгъзалары ял көннәрендә “Васильево», “Ливадия”, “Жемчужина” шифаханәләрендә сәламәтлекләрен ныгыта алалар. Агымдагы елның җәй айларында мәгариф хезмәткәләре Кырым, Сочи, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә профсоюз ярдәме белән ташламалы рәвештә ял иттеләр.
Хәзерге көндә мәгариф оешмаларының барлык профсоюз әгъзасы электрон учетка куелган. Аларның барысы да яңа электрон профсоюз билетларына – пластик карта һәм аның республика күләмендә партнер-кибетләрдә ташламалар бирә торган PROFCARDS мобиль кушымтасына ия булды. Төп максатыбыз – профсоюз әгъзаларының хезмәт, һөнәри һәм социаль хокукларын яклау; бердәм профсоюз мохитен үстерүне дәвам итү; социаль партнерлык системасын үстерерү һәм камилләштерү. Куелган бурычларга һәр хисап чорында ирешергә тырышабыз.
Айгөл Шәмсевәлиева,
район мәгариф хезмәткәрләренең
профсоюз комитеты рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев