Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы хуҗалыклары, фермерлар быел 111 гектарда бәрәңге үстерде

Бу көннәрдә шәхси хуҗалыкларда, яңгырларга киткәнче дип, халык дәррәү кубып бәрәңге ала.

Хәер, бу эшне августта ук төгәлләүчеләр дә күп. Уңышны әйбәт (елына  күрә) диләр. Сатарга әзерләүчеләр дә бар. Әмма соңгы елларда бәрәңгенең дәрәҗәсе бераз төште, безнең районда да “Икенче икмәк” басулары шактый кимеде. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­лек идарәсеннән алынган мәгъ­­лүматларга караганда, бу культураны бары тик “Сатыш”, “Мичән”, “Тимершык” бри­гадаларында һәм бер-ике фер­мерда гына табарга була. Әле­ге хуҗалыкларда бәрәңге уңы­шын җыйнау кукурузны силоска уру белән параллель рәвештә алып барыла. “Са­ба” җәмгыятенең “Сатыш” бри­гадасында 35 гектарлы учас­токта “икенче икмәк”не су­гарып үстергәннәр. “Ясалма яңгырны” оператор Рафил Фәрхуллин яудырган. Хәзер уңышка йогынты ясаган “Фрегат” агрегаты “ял итә”, аны Александр Востриков тракторына тагылган “Grimme” комбайны алыштырган. Ул – урак алдынгысы да. Быел “Клаас” белән 17144 центнер ашлык суктырган. Комлы туфрак өчен чыгарылган “Grimme”, әлбәттә, кәсне бәрәңгедән аера алмый. Шуңа күрә комбайнга балчыкны кул белән алып атучылар утырып йөри. Бу эш Илгизәр Габделваһапов белән Илфир Вәлиевка йөкләнгән. Сыйфат аларның җитезлегенә дә бәйле.

“Бу басу пар җиренә калдырылган иде. Ял итте, шактый гына тирес тә керде. “Невский” сортлы культура барлык агротехника таләпләренә туры китерелеп үстерелде. Хәзер менә көн саен 2,5-3 гектарның уңышы эшкәртү-саклау урын­на­рына кайта. Башта бәрәң­гене аралау өчен Сәүбән Хәбибрахманов белән Рәҗәп Хәсәншин Ак.Би­гәнәй паркына ташый. Те­лә­сәгез, анда барып та килә алабыз”,– диде бригада агрономы Ризат Габдрахманов.

Паркта ике сменада оештырылган эш барышы белән Фәнис Гыйльмиев таныштырды. “Уңыш әйбәт чыга, басудан кайтканын аралап барырга тырышабыз. Бәрәңгене эрегә-симәнәгә аеручы “Grimme” агрегатына операторлар Рафис Фәрхуллин һәм Хәким Зәкиев хезмәт күрсәтә. Балчыгын, череген лентадан Җәмил Зәйнуллин, Илгиз Зиннәтов, Наил Кадыйров, Инна Шәй­хетдинова  (фотода) кул белән алып торалар. Симәнәне Сатыш подвалына “ГАЗ-52”дә Айнур Гатауллин, “МТЗ-82”дә Тәлгать Хөсәенов, эшкәртү калдыкларын Рафи Билалов ташый”,– ди­де парк мөдире. 

Уртак көч белән 5 сентябрьдә кырдан 428,5 центнер бәрәңге кайткан һәм эшкәртелгән. Ба­судагы “Grimme” бераз көй­сезләнеп китүе сәбәпле, 6 сен­тябрьдә кайтканы 356 центнер гына булган. Дүрт көн эчендә 6 гектар мәйданнан “Икенче икмәк” уңышы җыйналган. Ху­­җалыкта эшне тагын 10 көндә төгәлләүне планлашты­ра­лар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев