Саба районында көн саен 2-3 кешегә Covid-19 диагнозы куела
Гәрчә авыручылар саны кимесә дә, дөньяда коронавируска бәйле эпидемиологик хәл катлаулы булып кала.
Саба районында да көн саен 2-3 кешегә Covid19 диагнозы куела. Шуңа күрә профилактика чаралары әһәмиятен югалтмый. Социаль дистанцияне саклау, кеше күп урыннарда битлектән йөрү, кулларны антисептик препаратлар белән эшкәртү чирдән сакларга ярдәм итәчәк. Иң нәтиҗәлесе – вакцина. Хәзерге вакытта дәвалау-профилактика учреждениеләрендә кулланылучы СпутникV препаратын тире астына шприц ярдәмендә кертү яки борынга тамызу (ревакцинация өчен) юлы белән алырга мөмкин. Алты айдан соң кабат прививка алмаган очракта тәндәге антитәнчекләрнең авырудан саклау көче кими. Вакцинация социаль, мәгариф, сәүдә хезмәткәрләре һәм 60тан узганнар өчен аеруча мөһим. Ноябрь ахырына районда бер тапкыр –17635, икенче мәртәбәсен 4245 кеше прививка ясаткан. Сәламәт булыгыз.
Резеда Фәттахова,
эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев