Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында урып-җыю тәмамланды

Уңыш-2024

   Район  хуҗалыкларында 2024 ел урагы тәмамланды.  Игеннәрне  урып-җыю ай  ярымга   якын дәвам итте. Барысы 20327,2  гектар  мәйданнан 56995,2 тонна  ашлык  суктырып  алынды. Район буенча бер гектарга уртача 28 центнер туры  килә. Иң   күп  ашлык  “Игенче” дә –  1884 гектардан 61300 центнер.  “Мөхәммәтшин”  крестьян-фермер  хуҗалыгында һәр гектардан   – 37,5, “Игенче”дә – 32,5, “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесендә 30ар центнер  уңыш  алдылар.  Басуларда барысы  64  комбайнчы эшләде. Алар  арасында  иң югары   күрсәткечкә “Саба” җәмгыятеннән Айдар Галимуллин белән  Рөстәм  Газизҗанов иреште. Урак батырлары  “ДжонДир”ларда 2285шәр  тонна ашлык  суктырдылар. “Игенче” җәмгыятеннән “Акрос”ларда эшләгән Айнур  Сабирҗановның күрсәткече  – 1801, Әнәс Рәхмәтуллинныкы – 1789, Илнар Яруллинныкы – 1693,  “Нырты”дан Ильяс Миңнегуловныкы (КлассМега”) 1789   тонна тәшкил итте.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев