Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районының 1нче сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды

Саба уртагомумбелем бирү мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары белән «Мәдәни дөнья» дип исемләнгән чара үткәрелде.

 Саба уртагомумбелем бирү мәктәбенең 1нче сыйныф укучыларына, Саба район балалар китапханәсе китапханәчесе Илсөяр Шакирҗанова “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, «Мәдәни дөнья» дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче Илсөяр Шакирҗанова  укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге”н ничек эшләп бару кагыйдәләре турында сөйләде һәм әти-әниләре белән бергә “Укучының мәдәни көндәлеге” сайтына теркәлеп, конкурсларда катнашырга киңәш итте. Ә чараның икенче өлешендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли костюмнарын искә төшерделәр һәм камзол, бизәкле читек һәм түбәтәй, калфак сурәтләнгән пазллар җыйдылар. Чара ахырында барлык укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев