Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районының иң көчле кешесе кем?

Сабантуй мизгелләре

    Саба Сабантуенда быел икенче тапкыр авырлык аскан кылыч күтәрү ярышы  да узды. Анды “Саида” һәм “Саба мендәрләре” оешмалары үткәрде. “Саба мендәрләре” остаханәсе мастеры Фәрит Вафин бу уенны беренче тапкыр Чиләбе өлкәсе Сабантуенда күрә һәм катнашып җиңүче дә була.

“Король Артур кылычы турындагы легенданы күпләр беләдер. Бу уен нигезендә шул легенда ята. Тоткасы кылыч сабын хәтерләткән чылбырга авырлык асыла. Шуны берничә секунд дәвамында, бер кул белән, җирдән аерылырлык итеп күтәреп торырга кирәк. Авырлык өстәлә бара һәм иң күпне күтәрүче җиңү яулый”,– дип аңлатты ул уен шартын.

  Уен зур кызыксыну уятты, катнашучылар шактый булды. Беренче урынны 102,5 килограммлы авырлыкны күтәреп, Сабадан  Нияз Нигъмәтҗанов яулады һәм Саба районының иң көчле кешесе дигән титулга ия булды (узган елгы җиңүче 92,5 килограмм күтәргән булган- ред.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев