Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба район балалар китапхәнәсендә "Меж йолдызлар һәм галактик" сәяхәт -уен

Космос темасы бала чактан ук кешеләргә һәрвакыт кызыклы. Космонавтика көне уңаеннан Саба гимназиясендә укучы 3 "Д" сыйныф укучылары өчен Саба район балалар китапхәнәсендә "Меж йолдызлар һәм галактик" сәяхәт -уен уздырылды.

Китапханәче Халилова А. Д. « Гагарин исемендәге йолдыз» китап  күргәзмәсе белән  таныштырды .  Китапханәченең сөйләве кызыклы «Космос» презентациясе белән дәвам ителде. «Барлык кеше дә космоска оча аламы?» - дигән сорау белән мөрәҗәгать итте китапханәче укучыларга. Балалар бу сорауга бик зак уйландылар, ләкин космоска очыр өчен бик нык әзерлек кирәк икәнен аңладылар. Чөнки космонавтларга  иң сәламәт, белемле һәм кыю кешеләрне генә алалар. «Мин космонавт» уен барышында  малайлар  тизлеккә  кызыклы каршылыклар үттеләр һәм бу гади генә бурыч түгел  икәнен үзләрендә аңладылар.

      Укучылар  шулай ук кызыксынып беренче  космоска очкан кеше турында видеоролик карап үттеләр. Китапханәче балаларга  беренче космоска очкан хайваннар-космонавтлар  сөйләп үтте. Сәяхәт барышында укучылар дус, тату итеп  төрле кроссвордлар  чиштеләр,  табышмакларга  җавап бирделәр, космический корабль ясалган пазыллар төзеделәр.

      Сәяхәт ахырында һәр катнашучы үзең космический  корабелен булдырды  һәм аны очыртты.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев