Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында үзара салымга урамнарга вак таш һәм асфальт салырга, Сабада билгесез солдат һәйкәлен бронзадан коярга җыеналар

Ял көне булуга карамастан, Саба шәһәр җирлегендә яшәүчеләр үзара салым җыю өчен үткәрелгән референдумда беренчеләрдән булып катнашырга ашыкты.

Мәдәният  йортында  урнашкан  сайлау участогына  Байлар Сабасының 13 урамыннан  һәм Урта Саба авылыннан 1039 кеше  килергә тиеш. Иртәнге  сәгать шуларның 30 проценты тавыш бирергә өлгергән  иде инде. Беренче булып  килгән Булат Зәйниевка участок сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Равилин бүләк тә тапшырды. Саба шәһәр җирлеге гражданнарыннан җыелган  үзара  салым  киләсе  елга балалар мәйданчыгы коруга, тротуарлар  салуга, урамнарны төзекләндерүгә тоту планлаштырыла.  Шулай ук район үзәгенең Мәңгелек  ут янындагы билгесез  солдат һәйкәле бронзадан  коелганына  алыштырылачак. “Сугышта  һәлак булган ата-бабаларының  батырлыгын мәңгеләштергән  изге  урынның төзек булуы хакына һәркемнең референдумда “әйе” дип тавыш бирәчәгенә шик  юк”,– диде Саба шәһәр җирлеге башлыгы  Расих Хәсәнов. Территориаль сайлау  комиссиясе мәгълүматларына караганда, иртәнге сәгать 10га Саба районы халкының 23 проценты, ягъни 5630 кеше сайлау  участокларына   килгән.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев