Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба Сабантуенда районыбызда игълан ителгән «Милли кием» фестивалендә катнашучылар тәбрикләнде

Милли кием үрнәкләрен халыкка таныту, милли үзаң хисләре тәрбияләү максаты белән уздырылган әлеге бәйгедә районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләреннән 200 дән артык кеше катнашты. Иң кечкенә катнашучыга 3, ә иң өлкән катнашучыга 84 яшь иде

Районыбызда сакланып калган иң борынгы киемнәр, алкалар, чулпы, беләзекләр, калфаклар бүген мәйдан түрендә булды, аларның тарихлары язылып алынды, җыентык итеп чыгарылды, интернет челтәрендә яктыртылды. "Гаиләм ядкаре" номинациясенә килгән эшләр арасында  буыннан буынга күчеп килгән затлы чулпылар, йөз илле ел элек чигелгән алъяпкыч, күкрәкчәләр, аяк чолгавы, йөзек, беләзекләр бар иде.  Юлбат авылыннан килгән Илдар Сафинның киемнәре һәркемдә соклану уятты. Олы Шыңар авылыннан Ания Ахунҗанова мәйданнан гаиләләрендә кадерләп сакланучы күлмәк киеп узды. Ания Ахунҗан бабаеның 6 буын оныкчыгы. Әлеге күлмәкне Ахунҗан бабасы үзенең тормыш иптәше Бибифатихага  нәкъ 134 ел элек бүләк итә.  "Милли гаилә" номинациясендә  Олы Шыңар авылыннан  Садыковлар, Тимершыктан Хантимеровлар гаиләсенә тиңнәр булмады. "Милли коллектив" исеменә Кибәче, Югары Симет авылларыннан килгән коллективлар лаек булды. "Милли кием- милләтемә тугрылык ул" номинациясендә җиңүчеләр төрле яшь төркемендә билгеләнде. Иң кечкенә катнашучыга 3, ә иң өлкән катнашучыга 84 яшь иде.  Җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Минниханов тәбрикләде,  бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев