Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба Сабантуенда үткәрелгән аукционда 10 капчык бодай былтыргы җиңүчегә чыкты

Сабантуйның халык кайнаган тагын бер җанлы урыны - Саба шәһәр җирлеге оештырган аукцион һәм лотерея уены сәхнәсе булды.

 Башта  кәмит карарага җыелган халыкны  Саба мәдәният йорты артистлары “кыздырды”. Шулай ук бәйрәм кунаклары яшь, талантлы җырчы, күпсанлы фестиваль-конкурслар лауреаты Рөстәм Хөсәенов,  Әлфинә Хөсәенова (Саматова)  башкаруындагы җырларны тыңлап хозурландылар.

 Аукционның шартларын Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов аңлатып киткәннән соң, 14 төрле бүләк язылган конвертларны 7-8 шәр меңгә сатып алдылар Сабантуй кунаклары.

Бүләкләр арасында шактый кыйммәтлеләре дә, ота калсаң, күңелне төшергеч арзанлылары да бар иде. Морозильник, телевизор, кер юу машинасы, телевизор, мунча кирәк-яраклары кибетенә сертификат, велосипед, ашлык,  картина, уенчык машина, курчак, сетевой фильтр, мини-бассейн, чәч алу машинкасы, электрон үлчәү дип язылган конвертлар тиз арада үз ияләрен тапты. Иң кыйммәтле конверт ахырга калган булып чыкты -  аны бер уенчы 10 мең сумга сатып алды.

 Уен башланып китү белән, зур призларның берсе - 10 капчык бодай узган елгы аукционда кер юу машинасы откан сабалы Данис Сәлахиевга чыкты. “Бик кирәкле отыш, күп итеп маллар асрыйбыз, авыл кешесе өчен кыйммәтле  приз инде бу”-дип уртаклашты Данис.

Чираттагы уенчылар  - Юлбаттан килгән Илшат Төхватуллин  -кер юу машинасы, аның артыннан ук бертуганы Ирек велосипедка ия булды.

Тагын кыйммәтле бүләк ияләре Тимершыктан Әнвәр Ибәтуллин - морозильник һәм Сабадан  Айгөл Бикмуллина телевизор  отты.

 Арзанлы бүләк отучылар да кәефләрен төшермәделәр кебек. Призларны “Сабантуй истәлеге булыр” дип, алып баручы кулыннан риза булып кабул итеп алдылар.

  Аукционнан соң үткәрелгән лотерея уенына алдан сатылган 150 билетның яртысына  гына отыш чыкты. Иң олы приз – кер юу машинасын  Алан-Елга авылыннан Миләүшә Мөхәммәтҗанова,   велосипедны Сабадан Зөлфия Динмөхаммәтова отты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев