Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба сәнгать мәктәбендә балалар өчен Яңа ел тамашасы 90нчы еллар стилендә узды

Районыбызда Яңа ел тамашалары дәвам итә

  Бүген, 29 декабрьдә, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары 158 укучы катнашында “90 нчы еллар стилендә” Яңа ел чарасы оештырдылар. Укытучылар әзерләгән бәйрәм программасы бу кичәдә  үткәннәргә кайтып, балаларның әти-әниләре чорында узган Яңа ел тамашасын күзәтергә мөмкинлек бирде. 90 нчы елларда уйнаган уеннарда катнашып, шул чор көйләренә биеп, укучылар үзләре дә күңел ачты. Яңа елга бәйрәмнең төп геройлары Кыш Бабай, Кар кызы килү дә аерым бер сихри хис өстәде. Алар укучыларны җылы итеп котладылар, сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс энергия, яңа 2024 елда барлык планнарының тормышка ашуын теләделәр!

Яңа ел тамашасы бер сулышта узды. Балаларның йөзендә якты, бәхетле елмаю иде. Бу кичне сәнгать мәктәбе укытучылары онытылмаслык бәйрәм атмосферасы тудырдылар һәм барлык тамашачыларны Яңа ел бәйрәмнәренә уңай энергия, яхшы кәеф белән озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев