Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба урманчысы җиңүче булды

Йошкар-Ола шәһәрендә “Иң яхшы урман аударучы-2024” һәм “Иң яхшы харвестер һәм форвардер машинисты-2024” төбәкара һөнәри осталык конкурслары үткәрелде.

   Ярыш шартларына ярашлы рәвештә, конкурсантлар бензин пычкысы чылбырын алыштыру, агачны, ботакларны, бүрәнәне катнаш һәм төгәл кисү буенча берничә биремне үтәделәр.

  Татарстанлылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, конкурс призерлары булдылар.  Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгының харвестер операторы Валерий Иванов «Харвестер һәм форвардерның иң яхшы машинисты» конкурсында 3нче, “Агачны рациональ кисү, күнегүләре” нәтиҗәләре буенча 1нче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев