Саба урта мәктәбендә өлкән буын укытучылары очрашты
Укытучы һәм остаз елы, Укытучылар көне уңаеннан ветеран мөгаллимнәрне район мәдәният бүлеге үткәргән «Бер очрашу - бер гомер» дип исемләнгән чарага Саба урта мәктәбенә җыйдылар.
Бөтен гомерләрен районыбызның төрле мәктәпләрендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, инде күп еллардан бирле күрешмәгән мөхтәрәм укытучылар өчен әлеге очрашуның никадәр көтелгән һәм кадерле икәнлеге сүзсез дә аңлашыла иде. Чөнки сөйләшеп сүзләре бетмәде, хатирәләр күз яшьләре аша барланды, һәрбер хезмәттәш кочак җәеп каршы алынды, җылы очрашуга һәрберсе сабыйларча шатланды.
Чараны оештырган Саба мәдәният йорты хезмәткәре Хәниф Тимербаев әйтүенчә, районыбызда гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган 70 яшьтән югары 105 ветеран укытучы бар. Бәйрәм чарасында аларның 80е катнашты. Хөрмәтле ветеран мөгаллимнәрне район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде.
"Бүгенге заманча мәктәп, мәгарифтәге хәзерге мөмкинлекләр белән таныштыгыз. Әлбәттә, биналар, җиһазлану яхшырганнан яхшыра. Әмма кайсы гына чорда булмасын, укытучы хезмәте, балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирү бурычы үзгәрешсез кала. Илнең башында торучылар – укытучылар. Сез һәрберегез үз хезмәтегезне югары дәрәҗәдә башкарып, хөрмәт казанган шәхесләр. Сезгә бик зур рәхмәт", – диде ул үз чыгышында.
"Күпме концертлар алып барып та болай дулкынланганым юк иде. Моңа аптырыйсы юк. Бүген 80 укытучы каршында имтихан тотарга кирәк. Бу бит класста бер укытучы алдында гына имтихан тапшыру түгел", – дип шаяртса да, Хәниф Тимербаев чираттагы сынавын уңышлы үтте.
Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Айгөл Хәнәфиева да үз чыгышын укытучыларга олы хөрмәт сүзләре белән башлады.
"Еш кына:"Бу синең элекке укытучыңмы?- дип сорарга яраталар. Укытучы элекке була алмый. Укытучы дигән горур исем һәрвакыт аныкы булып кала. Ул һәрвакыт яшь. Сезнең тәҗрибәне берни белән дә алыштырып булмый. Шуңа да мәктәпкә очрашуларга чакырганда бөтен көчегезне туплап, яшьләргә, укытучыларга түкми-чәчми таратыгыз. Әле сезгә озак еллар шулай залларны бизәргә язсын", – диде Айгөл Хәнәфиева.
Чарада катнашкан өлкән укытучыларның берсе – тиздән 90 яшен тутыручы Фәрит Нәҗметдинов та (Иске Икшермәдән) хөрмәтләнеп, аның да хезмәттәшләре белән уртаклашыр хис-кичерешләре күп иде.
Үзенең 42 ел гомерен мәгарифкә багышлап, шунын 27 елын Саба гимназиясендә биология һәм химия фәненнән белем биргән Рәфидә Миниханова да республика күләмендә күренекле шәхесләр тәрбияләгән, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка белем биргән хөрмәтле мөгаллимәләрнең берсе. “Без бик хөрмәтле пенсионерлар. Бер көн эшкә бармыйча, кыңгырауга йөгермичә, ай саен акча китереп бирәләр. Безнең картлыгыбыз бик мул заманга туры килде. Мин Саба мәктәбенә Мамадыштан эшкә килгәндә 1200 бала укый иде. Бер бинада өчәр смена эшләдек. Өченче сменада кичке мәктәптә укыттык. Истәлекле матур елларны уздык. Данлыклы, көчле коллективы булган Саба мәктәбендә укытуым белән горурланам”, – дип үткәннәрне барлады Рәфидә Мансур кызы.
Озак еллар Шәмәрдән мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биргән Сәрия Хөсәенова, Саба гимназиясенең мөхтәрәм укытучысы Физия Шәйхетдинова да истәлекләре белән уртаклаштылар. Физия Корбан кызы 2007 елдан лаеклы ялдагы укытучыларны берләштерүче “Хатирә” клубы оештырылуы, 16 ел эчендә 19 хезмәттәшләрен югалтуларын әйтеп узды.
Җылы очрашу район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсе, районыбызның сәхнә осталары, "Салават" җыр театры артистларының матур чыгышлары белән үрелеп алып барылды.
“Бик матур, җылы очрашуда булдык. Элеккеге хезмәттәшләрне, остазларыбызны күрү күңелләргә җылылык өстәде. Иң беренче заманча мәктәпне, мондагы шартларны, зәвыклылыкны күреп сокландык. Директор бөтен белем йорты белән якыннан таныштырды. Мондый матур чараны оештыручыларга бик зур рәхмәт”, – диде мәгарифкә 35 ел гомерен багышлаган Юлбат авылыннан Мәрзия Халикова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев