Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба ветераннары иптәшләр судын кабат торгызуны сорап Дәүләт Советына мөрәжәгать итмәкче

Соңгы вакытта район суды хәбәрдарлыкны һәм ачыклыкны тәэмин итү, үзенең күпкырлы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны халыкка җиткерү максатында җәмәгать оешмалары, мәктәп укучылары белән очрашулар оештыра.

Мондый форматтагы чараларның халыкның хокукый белемен арттыруда әһәмияте зур. Шушы көннәрдә район суды рәисе Дамир Cабиров “Өлкәннәр” клубына йөрүчеләр белән очрашты. Рәис аларга ү з коллективының эшчәнлеге турында сөйләде. Ветераннарга суд аппараты бер судьядан, башкаручыдан, сәркатиптән торган чор да яхшы таныш. Хезмәт коллективларында иптәшләр судлары булган вакытны да яхшы хәтерлиләр. Бик үтемле эшләделәр алар. Эчеп кайтып хатынына кул күтәрүчеләрне, эшкә бармаучыларны халык хөкеменә куеп тикшерү иң зур җәза иде. Авылдашлары алдында гаебе булганнар иптәшләр судына эләгүдән курыкты, оялды. Очрашуда бу темага бик җанлы һәм бәхәсле әңгәмә корды өлкәннәр. Иптәшләр судында тәртәгә керткәннән соң бөтенләй үзгәргән, начарлыктан тәүбә иткән чордашлары турында сөйләделәр. Авылдашлары алдында утлы табага бастырганнан соң яңадан тугандай булып, бөтенләй яңа тормыш башлаганнар, югары урыннарга күтәрелгәннәр шактый булган ул заманнарда. Без шундый бит элекке традицияләрдән ваз кичәбез дә, аннары яңалык итеп, кире кайтарабыз. Ветераннар үз чыгышларында шул юнәлештә фикер йөртте. Иптәшләр судын кабат торгызу мәсьәләсен күтәреп, “Өлкәннәр” клубы исеменнән Татарстан Дәүләт Советына хат язарга дигән фикергә дә килделәр. Кем белә, әнә ДНДларның янә кирәге чыкты бит. Хәзерге вакытта законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә судларга эш артты. Күршеләр ызан бүлешә алмаса да, эш кайчак судка барып җитә. Документларда бер хәреф хатасы өчен дә суд юлында йөрергә туры килә. “Ә нигә элекке авыл Советы секретарьларының ялгышы өчен кеше акча (пошлина) түләргә тиеш? Безнеңчә, бу бер дә гадел түгел. Бәлки бу эшне ЗАГС органнарына тапшырыргадыр? Судларга эш кимер иде”,– диештеләр өлкәннәр. Ветераннар бай тормыш тәҗрибәсенә ия, аларның фикеренә колак салуның уңай яклары турында күп сөйләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев