Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабабаш авылында яшәүче Василий Набибуллинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Лесхоз авылы имамы Әхмәд хәзрәт Сафин тәбрикләде.

  Василий Сафа  улы 1934 елның  1 июлендә  Сабабаш авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. 12 яшьлек вакытында гаиләләре Тула өлкәсе Северо-Задонск  шәһәренә күченә һәм ул анда 26 яшенә кадәр яши.

  Василий Сафа  улы 1960 елда Казахстанга күченә. Анда үзенең тормыш иптәше  Зуайрә апа белән танышып 1961 елда гаилә коралар. Алар бер кыз һәм  бер ул  тәрбияләп  үстерәләр. Олы кызы Рузалия Мари Иленең Волжск шәһәрендә, ә төпчекләре Равил  Чиләбе шәһәрендә яши. Юбилярның 5 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Кызганычка каршы,  тормыш иптәше Зуайрә апа инде мәрхүм.

   Василий Сафа  улының хезмәт юлы шахта белән бәйле.Ул лаеклы ялга чыкканчы шахтада эшли. Аңа  “Почетный шахтер”  исеме бирелгән. Хезмәтләре өчен Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән  бүләкләнгән.

   Бүгенге көндә  ул  балалар һәм оныклар кадер-хөрмәтен тоеп яши. Бертуган энесе Дамир абый гаиләсе аңа һәрвакыт ярдәм итеп булышып тора.  Юбиляр аларга игътибарлары һәм җылы карашлары өчен рәхмәт эйтеп гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев