Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада 8 балада коклюш авыруы расланды

Россиянең кайбер төбәк­лә­рендә коклюш (бума ютәл) авы­руының киң таралуы, шул исәптән Татарстанда да әле­ге йогышлы чир белән авыручылар саны кискен артуы билгеле.

 Районыбызда мо­ңа бәйле вәзгыять ничек? Әлеге сорау белән район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Резеда Фәттаховага мөрәҗәгать иттек.  

–Коклюш   – кискен йогыш­лы авыру. Аны Борде-Жангу бактерия таякчыгы китереп чыгара. Ул һава, тын юлы аша йога. Кызганычка каршы, коклюш симптомнары беренче 7-10 көндә гадәти ОРВИдан әлләни аерылмый. Авыру башында төп симптомнар – томау, йөткерү, азрак температура күтәрелү. Коклюш өч чорда уза: башта респиратор авыруның гади симптомнары барлыкка ки­лә һәм бу этапта авыруны аеру бик авыр. Икенче – спазматик йөткерү чорында коклюшны шик астына алырга мөмкин, чөнки балада өянәк формасындагы, коры, тыелгысыз йөткерү барлыкка килә. Өченчесе – ачыклану чоры. Монда коры йөткерү генә кала. Каты авырганда үпкә эмфиземасы, отит, саңгыраулык, колак ярысы ярылуы, баш миенә һәм челтәр катлауга кан саву, энцефалопатия, бо­рыннан кан китү, кендек һәм касык бүсере, туры эчәклек төшү, эпилептик өя­нәкләр, көзән җыеру һәм башка өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин.

Коклюш белән күбесенчә  балалар авырый. Районыбызда агымдагы елның 10 аенда  8 балада коклюш авыруы расланды.  Шулай ук   әлегә рас­ланмаган, тикшерү процес­сындагы очраклар да бар. Узган ел коклюш авыруы районда бер кешедә дә кү­зәтелмәде.

Коклюшны профи­лакти­ка­лауның иң нәтиҗәле ысулы – вакцинация. Кечкенә балалар дүрт тапкыр –3 айлык вакытыннан башлап  АКДС прививкасы  ясатырга тиеш. Хәзерге вакытта Пентаксим вакцинасы кулланыла.

Зуррак яшьләрдә ревакцинация өчен  Адасель прививкасы ясала. Аны шулай ук 10 ел саен өлкәннәргә дә кадатырга киңәш ителә. Ул коклюш, дифтерия, столбняк авыруларына каршы иммунитет формалаштыра.

Әгәр балада  бума ютәл авыруы  билгеләрен сизәсез икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук  ке­ше күп булган урыннарга бармый тору һәм битлек кию  кирәк.  Чөнки кеше  ка­ты итеп авырмыйча, авыру­ны йөртүче генә булырга да мөм­кин. Бүлмәләрне еш юып, җил­ләтеп тору да авы­ру­га та­ралырга киртә була ала.

Фәридә Вилданова язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев