Сабада аязучан-болытлы һава көтелә
Июль аенда Татарстанда һаваның уртача температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булыр дип фаразлана. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Казанда норма 20,5 градус, республикада 19,9 градус тәшкил итә.
Июльдә явым-төшем җитмәс, дип фаразлана. «Айлык явым-төшем күләме климатик нормадан кимрәк булыр дип көтелә. Норма Казанда 63 мм, Татарстанда 56 мм тәшкил итә», диелә хәбәрдә.
Бүген, июньнең соңгы көнендә, Сабада 28 градуска кадәр эсселек көтелә. Аязучан-болытлы һава торышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев