Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада бәрәңге уңышы ничек чыккан?

Безнең сораштыру

   Сентябрь –  бәрәңге казу  ае. Бакчаларда халык кайнаша: кемдер казый, кемдер  чүпли. "Икенче икмәк" уңганмы  соң? Башта  яңгыр булмады бит. Аннары артыгы белән  яуды. Бәрәңге бу шартларда үзен ничек “хис итте”? Сораштыруыбыз шул хакта

 

Зәйнәп Яхина, Елыш  авылы:

 

–Үзебез Казанда яшәсәк тә, туган нигезебезне ташламыйбыз. Әниебезнең вафатына биш ел, шуннан бирле өй йозаклы. Йортыбыз җәй көне җанлана,  биш сутыйлы бакчада бәрәңге, кабак үстерәбез. Сатып  алган  юк. Бәрәңгенең “Гала” сортын утыртабыз. Уңышны әйбәт бирә,  череми дә. Каты җирдә  кызыл бәрәңге дә  сынатмый. Кортны кул белән  чүплибез, агу сиптермибез. Әнинең орлыктан үстергән карлыганнары да исән-сау әле.

 

Сания Кавиева, Байлар Сабасы:

 

–Бәрәңгене 20 майда  утырткан  идек. Агы да,  кызылы да, хәтта  карасы да бар. Коңгызга  каршы препаратлар белән эшкәртеп  утырт­­мыйбыз. Сәламәтлеккә зыяны булырга  мөмкин. Җәен бер генә тапкыр агулыйбыз, калса, кул белән  җыеп чыгабыз. Мал асрыйбыз, черетеп тирес кертәбез. Быел бәрәңге әйбәт үсте, сабаклары билгә  җитә. Алуга идән  астына, базга  салмыйбыз.  Башта  сарайда  җилләтәбез, аннары гына  саклауга  урнаштырабыз. Мин тәҗрибә өчен чиләккә  якын бәрәңгене 22 апрельдә үк утыртам. Башта өйдә рассадада тишелдерә  идем. Хәзер алдан әзерләнгән орлыкны турыдан-туры ачык туфракка   күмәм. Суык тими һәм әйбәт үсә. Июль  аенда  ук   яңа бәрәңге  ашыйбыз.

 

Гөлфия Әһлиева,

Керәнне:

 

–Хәзер бәрәңге бакчасында кө­рәкне техника алыштырды бит. Трактор утырта, рәт  арасын эшкәртә һәм  казып  ала. Безнең  авылда   күп кеше шулай  эшли. Бакчабызда  14  сутый бәрәңге, 7  сутый кабак үстерәбез. “Икенче икмәкне” 17 майда  утырткан  идек, балалар  кайтып бер  көн  эчендә алып та бетердек. Ел  килешкән, бик  уңган,  390 чиләк җыйдык. Хәзер җилләтеп, аралап базга саласы була. Череген энә  очы кадәр булса да, кертмәскә  кирәк. Чөнки барыбер сыйфатын  югалтачак. Бәрәңге булса,  кешеләр тыныч. Аннан  ничә төрле ризык әзерләп була бит.  Без уңыштан канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев