Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада «БиЮ» яшүсмерләр күңел ачу кичәсе үтте

Биредә 200дән артык укучы яшьләр һәм Казаннан оештыручыларның зур командасы җыелган иде.

11 август көнне «Ямьле Саба» яр буенда, «Алдынгылар хәрәкәтене»нең милли рухтагы «БиЮ» дип исемләнгән яшүсмерләр күңел ачу кичәсе булып узды. Биредә 200дән артык укучы яшьләр һәм Казаннан оештыручыларның зур командасы җыелган иде. Чарага килүчеләрне диджей-сетлар, бадминтон буенча турнир, мастер-класслар һәм төрле команда уеннары көтте.  
 
Кичәнең төп вакыйгасы булып, агымдагы елда «Диджеинг» курсларын узган яшүсмерләрнең чыгышлары булды. Яшь диджейлар үзләренең әзерләгән сетларын милли мотивлар белән бизәп һәм баетып халыкка тәкъдим иттеләр. Турнирлар һәм мастер-класслардан тыш, төрле батллар, заманча яшьләргә кызыклы станцияләр эшләде. Шулай ук Сабада моңарчы күрелмәгән, халкыбызның милли ризыгы булган өчпочмак ашау бәйгесе үткәрелде, бәйгедә барлыгы ун кеше катнашты, аның шарты булып, дүрт минут эчендә чикләнмәгән күләмдә өчпочмак ашау кирәк иде. Нәтиҗәдә, 6 өчпочмак ашап, Казаннан килгән кунак егете җиңү яулады. 
 
Балалар бу кичтә бергә күңел ачтылар һәм  мәйдәндагы иң шәп трекларга кушылып биеделәр! Кичәдә гадәти булмаган атмосфера хөкем сөрде, анда барысы да бер бию дулкынында иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев