Сабада чаңгы сезонына старт бирелде
Узышларда катнашырга Казаннан, Яр Чаллыдан, Малмыждан, Нократ Аланыннан, Арча, Теләче, Балтач, Кукмара, Мамадыш районарыннан да спортчылар килгән иде.
Сабада чаңгы сезонына старт бирелде
Бүген Саба мәдәният йорты артындагы трассада 2024-2025 еллардагы чаңгы сезонын ачуга багышланган ярышлар – Саба муниципаль районы ачык беренчелеге үткәрелде. Узышларда катнашырга Казаннан, Яр Чаллыдан, Малмыждан, Нократ Аланыннан, Арча, Теләче, Балтач, Кукмара, Мамадыш районарыннан да спортчылар килгән иде. Стартка 100дән артык чаңгычы басты.
Аларны кышкы спортның иң популяр төре – чаңгы сезоны ачылу белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, ярышларныд баш судьясы Рифат Хисамов котлады. “Сезон дәвамында Лесхоз, Иләбәр, Саба, Шәмәрдән трассаларында 10-15кә якын ярыш көтелә. 2025 елның 25 гыйнварында үзебезнең традицион төнге узышларны үткәрү планлаштырыла. Бу мәгълүматны биредә булган кунаклар игътибарына да җиткерәсн килә. Шөгыльләник, күнегүләр ясыйк. Барыгызга да уңышлар телим”,– диде Ирек Гарипов.
Иң элек стартка 2015-2016нчы елгылар җыелды. Алар бер километрда узышты. Дистанцияне малайлардан Магсумов Самат (Саба,”Сабантуй”), кызлардан Саида Фәтхуллина (Арча) 1нче булып үтте. 2013-2014 елгылар арасында Балтачтан Әминә Газимова һәм Сабадан Әнвәр Шакирҗанов, 2011-2012 елгылар төркемендә Нәфисә Галимова (Саба, “Сабантуй”), Самир Дәминов (Саба, “Олимп”), 2009-2010 елгылардан
Айсылу Әнвәрова (Балтач), Камил Нигъмәтҗанов (Саба, “Олимп”), 2007-2008 елгылар арасында Кукмарадан Карина Фадеева һәм Иләбәрдән Ришат Галимҗанов (“Олимп”) җиңү яулады.
Унсигез яшьтән өлкәннәр арасында урыннартүбәндәгечә бүленде:
18-29 яшь:
1 урын – Сабина Хәбирова (Саба)
1 урын – Виталий Талманов (Казан)
2 урын – Дмитрий Талманов (Казан)
3 урын – Лев Изуланов («Олимп»)
30-39 яшь:
1 урын – Фәрида Рәхимова (Саба)
2 урын – Алия Мөбарәкова (Саба)
3 урын – Люзия Шәйхуллина (“Яшьлек”)
30-39 яшь:
1 урын – Алмаз Таипов (Саба)
2 урын – Рамил Хуҗин (Саба)
3 урын Улугбек – Вайисов (“Яшьлек”).
40-49 яшь:
1 урын – Оксана Теплых (Н.Челны)
2 урын – Альбина Шәмсетдинова (Сабы)
3 урын – Чулпан Мирзегалләмова (Шикше)
40-49 яшь:
1 урын – Ирек Гарипов (Саба)
2 урын – Фиргат Шәйхуллин (Яшьлек)
3 урын – Ришат Мөбарәков (Саба)
55 яшь һәм өлкәнрәкләр (хатын-кызлар):
1 урын – Әлфия Шәйдуллина (Саба)
50-54 яшь (ир-егетләр):
1 урын – Айрат Сәрвәров (Яр Чаллы)
2 урын – Рушан Алякимов (Яшьлек)
3 урын – Сергей Григорьев (Балтач)
55-59 яшь:
1 урын – Альберт Миннебаев (ШЛПУМГ)
2 урын – Ильяс Шиабутдинов (Саба)
3 урын – Михаил Павлов (Балтач)
60 яшь һәм өлкәнрәкләр:
1 урын – Азат Дәүләтшин (Урта Саба)
2 урын – Равил Кәримуллин (Кукмара)
3 урын – Әмин Миннегулов (Саба)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев