Сабада «Ел тәрбиячесе 2024-2025» республика конкурсының муниципаль этабы узды
Конкурста районыбызның 12 педагогы катнашты
10-11 декабрь көннәрендә «Ел тәрбиячесе 2024-2025» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Саба муниципаль районының 12 педагогы үзләренең педагогик табышлары белән уртаклаштылар, балалар белән чаралар үткәрделәр.
«Ел тәрбиячесе» номинациясендә Шәмәрдән 2 нче номерлы «Теремкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Сәйфуллина җиңүче булды. «Тәрбия һәм укыту туган телдә булган төркем тәрбиячесе» номинациясендә «Салават күпере» Шәмәрдән 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Башаровага тиңнәр табылмады. Тәрбиячеләргә һөнәри осталык конкурсының киләсе этабында да уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев