Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада “Гаилә белән әкият илендә” видео-бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр

17 март көнне Саба район китапханәсендә Халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 95 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Гаилә белән әкият илендә” видео-бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы узды.

Бәйге “Халык әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Танылган әдипнең әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Яхшы видеобизәлеш” номинацияләрендә билгеләнде. Җиңүчеләрне  Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин котлады. Чарада бәйгедә урын алган видеолар күрсәтелеп, катнашучылар видео төшергәндә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев