Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада грипп белән авыручылар саны арткан

Табиблар кисәтә

 Соңгы атнада  республикада, шул исәптән районыбызда да  кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ), грипп  һәм яңа коронавирус  инфекциясе  белән авыручылар саны арту күзәтелә.  Гриппның беренче билгеләре булып  тән тем­пературасының күтәрелүе, йөт­керү, төчкерү, борын тыгылу, тамак авырту, тән сызлау, хәлсезлек, кайчагында күңел болгану һәм эч китү дә күзәтелергә мөмкин. Әгәр үзегездә сулыш юлы авырулары симптомнары  сизелсә, дөрес дәва билгеләү өчен   поликлиниканың фильтры  аша табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 Авыруны кисәтүнең иң ышанычлы алымы  – вакытында  гриппка каршы  прививка ясату.  Вакцинация  авыруны һәм  аның катлаулы очракларын  булдырмый калырга ярдәм итәчәк. 

Грипп белән авыру яки  чирнең   кат­лаулану куркынычы булган  төр­­­кемнәренә медицина, мә­га­риф  хез­мәткәрләре, социаль хез­мәт­кәрләр, хезмәт күрсәтү өлкәсе,  сәүдә, транспорт, вахта эше, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, 60 яшьтән узган һәм төрле хроник авырулары булган кешеләр керә.   Шулай ук  йөклелекнең 2-3 триместрында  булган   хатыннарга прививка ясату мөһим, аларның грипп белән авыруы аеруча   кискен уза.

Бүген район хастаханәсендә грип­пка каршы “Ультрикс Квадри» ( гриппның  4 төренә каршы), “Совигрипп” (аның составында  токсиннарны зарарсызландыру, иммунитет барлыкка китерү,   антиоксидант үзлегенә  ия булган Совидон бар) һәм “Флю-М” вакциналары бар.   Вакцина ясатканнан соң  10-12 көннән иммунитет барлыкка килә һәм ел буе саклана. 

 

Резеда Фәттахова, 

район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев